Кипр Республикасы
- Бу терминның башка аңламнары да бар, Кипр (мәгънәләр) битен карагыз.
Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Кипр (Кыпрыс) Җөмһүрияте (грек. Κυπριακή Δημοκρατία, төр. Kıbrıs Cumhuriyeti) — Урта диңгезнең көнчыгыш өлешендә урнашкан утрау-дәүләт. 2004 елның 1 маеннан Европа берлеге әгъзасы.
Территориясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Рәсми рәвештә Кипр Җөмһүрияте территориясе үз эченә Кипр утравының 98% (калган 2%ында британ хәрби базалары – Акротири һәм Декелия) территориясен һәм якында урнашучы Агиос Георгиос, Гернисос, Глюкиотисса, Кила, Киедес, Кордилия һәм Мазаки утрауларын алып тора.
Яңа тарих
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]1974 елдан соң утрау ике өлешкә бүленгән, 60% территория Кипр Җөмһүрияте идарәсе астында булса (күбесенчә греклар яши), калган өлеш Төньяк Кипрның Төрек Җөмһүриятенә карый (ул якта күбесенчә төрекләр яши). Ул дәүләтне Төркия һәм Абхазия бәйсез дәүләт буларак таныйлар.
Дин
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]| Кипрда дин[1] | ||||
|---|---|---|---|---|
| Православие | 66 % | |||
| Ислам | 30 % | |||
| Башка диннәр | 4 % | |||
1960 елгы Конституция (19нчы маддә) һәр кешенең сүз, вөҗдан һәм дин ирегенә хокукы бар дип карар бирә. Барлык диннәр дә закон каршында тигез, республиканың бер генә закон чыгару, башкарма яки административ акты да нинди дә булса дини институтны яки дини оешманы дискриминацияли алмый. Һәр кешенең дин тоту ирегенә хокукы бар, ул үз динен индивидуаль яки коллектив рәвештә өйрәнә ала. Халыкның аз өлешен тәшкил иткән ике дини төркемнең (католиклар һәм маронитлар) хокуклары гарантияләнә.
Грекларның күбесе — рәсми дәүләт чиркәве статусына ия Кипр православие чиркәве тарафдарлары. Мөселманнар (төрекләр, гарәпләр һ. б.) Кипр халкының 25—30 % ын, католиклар — 3 % ын тәшкил итә. Яһүд динен 1 800 кеше, һинд динен 2 мең кеше тота.
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- ↑ Cyprus. The World Factbook. Central Intelligence Agency. әлеге чыганактан 2018-12-26 архивланган. 9 February 2010 тикшерелгән.
Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.
Сылтамалар
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.
Моны да карагыз
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло. Время, выделенное для выполнения скриптов, истекло.