Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифба
| Викимәгълүматларда элемент юк |
Иске имля әлифбасы[1] яхуди Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әлифба[1] (иске татар вә татарча إيسكي إملا آلفبا) Татар милләтенең язмак системасының берсе. 1000 еллык тарихы бар. 2 имлясе бар. Бүгенге вакытта Кытай Татарларында кулланыла. Барлыгы 34 хәрефе бар.[1] Ул 28 гарәп әлифбасы хәрефе вә 4 өстәмә фарсы хәрефе вә урыс үәүы вә саңгырау кәф.
Һәрбер имля төре телнең язу язу кагыйдәләрен тәшкил итә. Гарәп язуы нигезендә булган татар әлифбасында булган имляләрдә:
- Иске имлядә тарихи-традицион вә график принциплар кулланыла.
- Яңа имлядә(алтычылык) тарихи-традицион вә график принциплар инкяр ителгән.
Хәреф исемнәре һәм фонологиясе
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гарәп әлифбасына нигезләнгән әлифбада хәреф фонологиясе һәм килеп чыгышы сакланып кала. Гәрәп алифбасы барлык татар телендә булган авазларны үз эченә ала. Гарәп телендә булмаган фонемалар өчен "хуруф фарси", "өчтөркеле вау" кулланныла. Барлык 10 сузык авазларны белдермәк өчен диграфлар вә хәрәкәләр кулланыла.
| № | Исеме | Сүз башында | Сүз уртасында | Сүз ахырында | Аерым язылганда | İQTElif | Заманәлиф | Кирилл әлифбасы | Фонологиясе |
|---|---|---|---|---|---|---|---|---|---|
| 1 | әлиф | آ | ﺎ | ﺎ | آ | a | a | а | Бугаз хәрефе[2] |
| 2 | бә | ﺑ | ﺒ | ﺐ | ﺏ | b | b | б | Ирен хәрефе[2] |
| 3 | фарсы бәсе | ﭘ | ﭙ | ﭗ | ﭖ | p | p | п | |
| 4 | тә | ﺗ | ﺘ | ﺖ | ﺕ | t | t | т | Нечкә әйтелә[2] |
| 5 | ҫә | ﺛ | ﺜ | ﺚ | ﺙ | s | s | с | Теш арты (Сакау ç)[2] |
| 6 | җим | ﺟ | ﺠ | ﺞ | ﺝ | c | c | җ | Алгы аңкау[2] |
| 7 | фарсы җиме | ﭼ | ﭽ | ﭻ | ﭺ | ç | ç | ч | |
| 8 | хә | ﺣ | ﺤ | ﺢ | ﺡ | x | x | х | йомшак әйтелешле |
| 9 | ха | ﺧ | ﺨ | ﺦ | ﺥ | x | x | х | калын әйтелешле |
| 10 | дәл | ﺩ | ﺪ | ﺪ | ﺩ | d | d | д | йомшак әйтелешле |
| 11 | ҙәл | ﺫ | ﺬ | ﺬ | ﺫ | z | z | з | Сакау ҙ
; йомшак әйтелешле |
| 12 | ра | ﺭ | ﺮ | ﺮ | ﺭ | r | r | р | калын әйтелешле |
| 13 | зә | ﺯ | ﺰ | ﺰ | ﺯ | z | z | з | йомшак әйтелешле |
| 14 | фарсы зәсы | ﮊ | ﮋ | ﮋ | ﮊ | j | j | ж | |
| 15 | син | ﺳ | ﺴ | ﺲ | ﺱ | s | s | с | йомшак әйтелешле |
| 16 | шин | ﺷ | ﺸ | ﺶ | ﺵ | ş | ş | ш | йомшак әйтелешле |
| 17 | сад | ﺻ | ﺼ | ﺺ | ﺹ | s | s | с | калын әйтелешле |
| 18 | дад, зад | ﺿ | ﻀ | ﺾ | ﺽ | d, z | d, z | д, з | гайре гарәп сүзләрендә очрый, калын әйтелешле |
| 19 | та | ﻃ | ﻄ | ﻂ | ﻁ | t | t | т | калын әйтелешле |
| 20 | за | ﻇ | ﻈ | ﻆ | ﻅ | z | z | з | калын әйтелешле |
| 21 | гәйн | ﻋ | ﻌ | ﻊ | ﻉ | ğ | ğ | г(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ғ |
| 22 | гайн | ﻏ | ﻐ | ﻎ | ﻍ | ğ | ğ | г(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: ғ; калын әйтелешле |
| 23 | фә | ﻓ | ﻔ | ﻒ | ﻑ | f | f | ф | йомшак әйтелешле |
| 24 | каф | ﻗ | ﻘ | ﻖ | ﻕ | q | q | к(ъ) | Альтернатив Кирилл транскрипциясе: қ; тирән аңкау(каты әйтелә)[2] |
| 25 | кәф | ﻛ | ﻜ | ﻚ | ﮎ | k | k | к | йомшак әйтелешле |
| 26 | фарсы кәфе | ﮔ | ﮕ | ﮓ | ﮒ | g | g | г | йомшак әйтелешле |
| 27 | саңгырау кәф | ﯕ | ﯖ | ݣ | ﯓ | ñ | ñ | ң | Сүз башында очрамый |
| 28 | ләм | ﻟ | ﻠ | ﻞ | ﻝ | l | l | л | йомшак әйтелешле |
| 29 | мим | ﻣ | ﻤ | ﻢ | ﻡ | m | m | м | ирен хәрефе[2] |
| 30 | нүн | ﻧ | ﻨ | ﻦ | ﻥ | n | n | н | ирен хәрефе[2] |
| 31 | һә | ﻫ | ﻬ | ﻪ | ﻩ | h | h | һ | бугаз хәрефе[2] |
| 32 | уау | ﻭ | ﻮ | ﻮ | ﻭ | w, u, o | w, u, o | в, у, о | ирен хәрефе[2] |
| 33 | урыс уау | ﯞ | ﯟ | ﯟ | ﯞ | v | v | в | в авазына туры килә[1] |
| 34 | йә | ﻳ | ﻴ | ﻰ | ﻯ | y, î (i) | y, í, i | й, и, ый | Урта аңкау[2] |
Хәрефләрнең төркемләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Мәд авазлары
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гарәп әлифбасы нигезендәге татарча әлифбада тартык авазлардан гайре 3 ачык сузык хәреф бар. Ошбу 3 сузык хәреф хәрәкәләр белән берлектә 10 сузык авазны билгеләүдә катнашалар.
Гарәп вә фарсы хәрефләре
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Хәрефләрнең кулланылган сүзләре буенча 4 төркемчәсе бар. Алар:
- Татар телендә очраган хәрефләр. Алар: ڭ
- Фарсы очраган хәрефләр. Алар: گ, چ, پ, ژ
- Фәкать гарәп алынма сүзләрдә очраган хәрефләр. Алар: ذ, ض, ث,
- Фәкать башка телдән сүзләрдә очрәган хәрефләр. Алар: ۋ
Нечкә вә калын хәрефләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Татар телендә гарәп теленнән аермалы буларак бер үк хәрефнең нечкә вә калын була ала. Иске имлядә татар теле сүзләрендә хәрефнең әйтелеше буенча 3 төркемчәсе бар. Алар:
- Йомшак һәм калын булган хәрефләр. Алар: ا, ب, ج, د, ر, ز, ش, ف, ل, م, ن, ه, و, ي
- Йомшак булган татар хәрефләре. Алар: ت, ح, س, گ, ك
- Калын булган татар хәрефләре. Алар: ط, خ, ص, غ, ق ظ
- Фәкать йомшак булган саф гарәп хәрефләре. Алар: ث, ذ, ع,
- Фәкать калын булган саф гарәп хәрефләре. Алар: ض,
Язылышы буенча хәрефләр Монфәсалә вә Мөттәсалә хәреыләренә бүленәләр:
- Монфәсалә(гарәп. منفصله) Гарәп графикасында аерым языла торган хәрефләр. Алар ا, د, ر, ز, و, لا. Монфәсалә хәрефләренә ике яктан тоташучы хәрефләр мөттәсалә дип атала.[3]
- Мөттәсалә(гарәп. متصله) ягъни кушылып языла торган хәрефләр. Алар: ب, ث, ت, ج, ح, خ, س, ش, ص, ض, ط, ظ, ع, غ, ف, ق, ك, ل, م, ن, ه, ي. Бу хәрефләр элек килгән хәрефкә һәм соң килгән хәрефкә кушылып язылалар. Соң килгән хәрефкә тоташмаган хәрефләрне хуруф монфәсалә[3].
Тарихы
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Идел буе Болгарда 922 елда 28 гарәп әлифбасы хәрефеннән гайре торган. Сүз башындагы авазларны белдерү осулы өстәлә диграфлар аша.
Фарсы теле тарала башлагач фарсы теленнән: گ(ڭ), چ, پ, ژ һәм ۋ рус теленнән алынма сүзләр өчен хәреф өстәлә.
19 гасырның ахырының соңгы чиреге вә 20 гасыр беренче чирегендә Яңа имля вә Урта имля хәрәкәтләре барлыкка килә.
Яңаимләчеләр вә Уртаимлячылар татар телендәге сузыкларны аеру осуллары өстәүне тәкъдим итәләр. Ул ا, و, ي сузыкларына ишарәләр өстәү белән чишеләр.
Рәсми рәвештә 1920 имля кагыйдәләре үзгәртелә Казанда[1], әммә Кырымда вә башка төбәкләрдә үзгәрмәй.
1928елда Кырымда вә Казанда гарәп графикасын алыштыралар[4]
1932 елда Финляндиядә иске имлядә китаплар чыга.
1945 елда Муса Җәлилнең моабит дәфтәре шушы әлифбада языла. Агитация кәгазьләре чыга.
Төймәсәрләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]Гарәп әлифбасы нигезендә татарча әбҗәден кулланыр өчен гарәп төймәсәре вә уйгур төймәсәре кулланып була.
Әдәбият
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
Искәрмәләр
[үзгәртү | вики-текстны үзгәртү]- 1 2 3 4 5 Җ. Зәйнуллин. Гарәп язуы нигезендә татарча әлифба(үзлегеннән өйрәнүчеләр өчен).- Казан. 1989. 73б
- 1 2 3 4 5 6 7 8 9 10 11 Нәҗип Думави Кыйраәти Куръән Коръәнне дөрес итеп уку кагыйдәләре. - Раннур Казан 1999 49б
- 1 2 Мохтасар Имля Мөгаллиме. Ибтидаи сыйныфлар өчен ачык төрки телендә бәян ителгән имля кыгыйдәләредер. - Казан: "Хозур" - "Тынычлык" нәшрият йорты, 2019 - 44б.
- ↑ М.З. Закиров Төрки-татар язуы. Тарихы, шартлары, мөстәкъбәлеләре.(Тюрко-татарское письмо. История, состояние, перспективы Инсан-нәшрият йорты Мәскәү 2005.